news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абдулхак Игебаевка мактаулы исем бирелде

Башкортстанның танылган шагыйре Абдулхак Игебаев үзенең гомер юлындагы истәлекле вакыйганы билгели - 80 яшь тулды аңа

(Уфа, 24 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның танылган шагыйре Абдулхак Игебаев үзенең гомер юлындагы истәлекле вакыйганы билгели - 80 яшь тулды аңа. Шушы уңайдан төрле тарафлардан ихлас котлаулар кабул итә ул.
Абдулхак Хаҗмөхәммәт улы Игебаев үзенең күркәм юбилеена зур бүләк тә алды. “Башкортстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исемгә лаек булды талантлы шагыйрь. Бу хакта бүген республика рәсми газеталарында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның фәрманы дөнья күрде.
Абдулхак Игебаев утыздан артык шигъри җыентык авторы. Шигырьләре белән бергә тирән эчтәлекле поэмалары белән дә танылды ул. 1950 елда Башкортстан дәүләт педагогия институтын тәмалагач та, “Кызыл таң” татар газетасына эшкә кабул ителә А. Игебаев. Шушы басмада эшләү елларын Абдулхак ага гомеренең иң якты еллары дип исәпли һәм газета белән бүгенге көндә дә тыгыз элемтәдә, иҗади хезмәттәшлектә яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot