news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина балалар өчен китап язучыларга сюжет кору алымнарын өйрәтте

«Юлбасма» нәшрияты көнендә рәссамнар, дизайнерлар, фотографлар өчен лекцияләр, шулай ук ата-аналар һәм балалар өчен махсус программа каралган иде.

Йолдыз Миңнуллина балалар өчен китап язучыларга сюжет кору алымнарын өйрәтте

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Татарстан Милли китапханәсендә иҗади лаборатория үткәрде. «Киләчәк кешеләре инде безнең арада: балалар өчен язганда сюжет кору алымнары» дигән иҗади лабораториясе «Юлбасма» нәшрияты көне программасына кертелгән иде.

Оештыручылар мондый лабораторияләр аша яңа авторлар табу мөмкинлеген искәртә. «Нәшрият үз алдына киләсе елга яңа авторларның заманча текстларын бастыру максатын куйды. Әлеге лаборатория аша бер генә автор тапсак та бик шат булыр идек», — ди «Юлбасма» нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова.

«Ни кызганыч, бездә татар телендә балага хөрмәт белән карап аралаша торган китаплар юк. Барлык китаплар балага „кирәк-тиеш“ дип өйрәтүгә кайтып кала», — ди ул.

Йолдыз Миңнуллина лабораториядә катнашучы яшь авторлар белән бергә әдәби әсәр язу структурасы турында сүз алып барды. Булачак әсәрнең герое, персонажлар, темасы, идеясе турында аңлатты.

«Юлбасма» нәшрияты көнендә рәссамнар, дизайнерлар, фотографлар өчен лекцияләр, шулай ук ата-аналар һәм балалар өчен махсус программа каралган иде.

«Юлбасма нәшриятында зур штат юк, интернет аша эшлибез, интернет-конференцияләрдә очраша идек. Бу безнең беренче тапкыр команданы бергә җыю нияте иде», — диде Нәшрият көненә нәҗитә ясап, аның җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова.

«Максатыбыз — үз эшебезне кешегә тәкъдим итү иде. Беренчедән, без үзебездә җыелган мәгълүмат белән бүлешергә, икенчедән, командага яңа кешеләр табырга телибез», — диде ул.


«Юлбасма» нәшрияты 2012 елда Казанда оешкан. Күпчелек җирле авторлар белән эшли. Yulbasma бренды астында балалар өчен, Tamga бренды белән олылар өчен китаплар чыгара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100