news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Гамил Афзалны лирик шагыйрь буларак белеп бетермиләр

Татарстан Язучылар берлеге рәисе фикеренчә, татар әдибенең иҗатын яңа яктан ачуны дәвам иттерергә кирәк.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар шагыйре Гамил Афзалны лирик шагыйрь буларак та танытырга кирәк дип исәпли.

«Гамил Афзалны белмәгән кеше юк. Мин аны күбрәк юмор-сатира остасы, сәхнә шагыйре, язучысы буларак кына кабул иткән идем. Зур шагыйрь икәнен соңлап аңладым. Кызганыч, аның лирик шагыйрь булуын белеп бетермиләр», — диде ул Гамил Афзалның тууына йөз ел тулуга багышланган кичәдә.

Рәис Гамил Афзалның иҗатын яңа яктан ачарга кирәк дигән фикердә. «Башкортстан Корылтае белән Татарстан Дәүләт Советының Гамил Афзал исемендәге уртак премиясен булдыру тәкъдиме белән чыктым. Ул тормышка ашамы-юкмы билгеле түгел», — дип сөйләде ул.

Әдәбият галиме Дания Заһидуллина Гамил Афзалны татар әдәбиятында кыю, үз фикерле, киң карашлы шагыйрь буларак билгеле булуын искәртте. «Ул акыллы укучы өчен эзоп теле белән яза», — диде галимә.

«1950 елларда татар әдәбияты социаль реализм кысаларында булган вакытта Гамил Афзал шушы системаның иң төп кимчелеген — кешедән куркак кол ясау сәясәтен күтәрә. Ул шигырьләрендә эзоп теле белән тормыштагы һәр нәрсәдән курка торган, үз фикерен әйтеп бирә алмаган лирик герой тудыра», — диде ул.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин кичә проектының идеясе җиде ел элек барлыкка килүен әйтте. Аның әйтүенчә, проектны Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.

«Бүгенге көндә классик шагыйрьләрнең шигырьләре онытыла бара. Энҗе бөртекләре кебек җәүһәрләрне барлап торганда гына без татар халкының ни дәрәҗәдә көчле әдәбияты, мирасы барлыгын күрсәтә алабыз», — диде филармония директоры.

Проектка дүрт шагыйрьнең кичәсен үткәрү каралган: Хәсән Туфан, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев. Бүгенге кичәнең сценарий авторы — Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры — Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

«Кичәгә әзерлек эшләрен өч ай алдан башладык. Гамил Афзал филолог түгел, ул әдәбият белгечлегенә укымаган. Әмма Гамил аганы әдәбиятта чын мәгънәсендә новатор дип әйтә алам. Иҗатын кадерлик, үстерик», — диде Илдар Хәйруллин.

Гамил Гыймазетдин улы Афзалов (23 май 1921 — 20 август 2003) — татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1996) лауреаты, Татарстанның халык шагыйре.

1921 елның 23 маенда Актаныш районы Такталачык авылында туган. 1931 елда Магнитогорскига күченә, 35нче татар мәктәбендә укый.

1937 елда «Магнитогорск» исемле шигыре Баку шәһәрендә чыга торган «Баку эшчесе» газетасында басылып чыга.

Шагыйрьнең «Дөнья матур, дөнья киң», «Татарстан таңнары», «Гөлмәрьям», «Гөлнарым», «Әлли-бәлли», «Очрашу» һәм башка күп шигырьләре, музыкага салынып, профессиональ һәм үзешчән җырчылар тарафыннан даими җырлана.

Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100