news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татар укытучылары ана телен укытуны саклап калу буенча фикер алыштылар

^Татар укытучылары ана телен укытуны саклап калу буенча фикер алыштылар

(Екатеринбург, 24 май, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсе, Түбән Сырга районы Шәкүр авылы мәктәбендә уздырылган татар теле укытучылары бәйгесендә катнашучылар өлкәдә татар телен укыту үзенчәлекләре һәм ана телен укытуны саклап калу буенча фикер алыштылар.

Бәйгедә катнашучы унбаш укытучы унбиш төрле шартларда эшли. Кайбер авылларда, мәсәлән, Әҗеголда татар телен укыту инде йөз елдан артык алып барганлыктан, укыту шартлары һәм дәрәҗәсе җайга салынган. Уфа Шигере һәм Үрмәкәй авылларында бер үк балаларны бер үк укытучы татар теленә дә, башкорт теленә дә өйрәтә. Югары Пышма мәктәбендә эшләп килгән татар якшәмбе мәктәбе үз укыту программасын булдырган. Әмма проблемалар бик күп.

Әйтик, Красноуфим районы Яманъелга авылы мәктәбендә татар теле дәресләре атнага бер генә сәгать укытыла. Кызганыч, унбиш татар авылы булган бу районда татар теле укыту бик аксый. Гомумән, татар телен укыткан мәктәпләрдә дә бу якларда телне саклап калу буенча проблемалар җитәрлек. Укытучы Гөлфия Гайнетдинова сөйләвенчә, Яманъелга балалары гаиләдә дә, мәктәптә тәнәфес вакытларында да русча сөйләшәләр икән. Атнага бер генә сәгать бирелгән татар теле дәресләрендә тел өйрәтү авыр, ди Гөлфия ханым.

Без бу проблема турында Яманъелга мәктәбе директоры Язилә ханым Сабирова белән әңгәмә корып алдык. Язилә Габбасовна бу хәлне алтмышынчы, җитмешенче елларда рус теленең әһәмиятен күтәреп, авылларда татар телен бетерү вакытыннан бирле килә дип саный. Чынлап та, ул чакларда бу авылларда тоташ рус телендә аралашу гадәткә кергән. Бүгенге көн әти-әниләре шул елларда тәрбияләнгән балалар булганлыктан, ул җимешләрне әле дә татыйбыз, ди Язилә ханым.

Аның әйтүенчә, март аенда Казанга барып укытучылар корылтаенда катнашып кайту бик зур тәэсирлэр калдырган. Министрлар, зур җитәкчеләрдән башлап, гади укытучыларга кадәр үз телебездә рәхәтләнеп сөйләшкәннәрен күреп, сокланып кайттык, үз татар телебезнең бөек Татарстанның дәүләт теле икәнен үз күзебез белән күреп, үз колагыбыз белән ишетеп кайттык, аның өчен горурланып кайттык, диде ул. Шуннан бирле Язилә ханым авыл мәктәбендә тәнәфес вакытларында балалар татар телендә генә аралашсыннар өчен эш алып барабыз, диде.

Татар телен өйрәтүне көчәйтү максаты белән мәктәп каршында татар теле түгәрәге оештырылган. Түгәрәктә балалар татар шагыйрьләре иҗатын, татарча җырлар өйрәнә башлаганнар. Язилә ханым әйтүенчә, балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр икән. Казаннан бүләк итеп биреп җибәрелгән Караоке системасы да бик ярап куйды, бик сөенәбез, дип сөйләде мәктәп директоры.

Кайбер татар авыллары мәктәпләрендә елдан-ел татар телен укыту сәгатьләре кимү тенденциясе очрый. Инде гаиләдә, урамда татарча аралашу булмаса, телебезне ничек саклап калырга? Шундый борчу белән Красноуфимның күршесендә урнашкан Әртә районы укытучыларына мөрәҗәгать иттек.

Бәхеткә каршы, бу авылларда тормыш татарча алып барыла, балаларның теле ана телендә ачыла, мәктәпләрдәге чаралар татар телендә уздырыла икән. Шөкер, татар балалары үстерүче татар авылларыбыз сакланган. Әмма, укытучылар фикеренчә, эшлисе эшләр бик күп әле.

Шуңа күрә, Свердловски өлкәсе татар укытучылары, тәҗрибә уртаклашып, аралашып торырга сүз куештылар. Шулай ук аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы мәгариф үстерү институты методисты Зәйтүнә Шәймөхәммәтовага, Екатеринбургта эшләп килүче Милли медиа-холдинг җитәкчеләренә, татарлар тупланып яшәгән Красноуфим округы буенча Свердловски өлкәсе Законнар җыелышы вәкилләр палатасы депутаты Альберт Абзаловка зур рәхмәтләр әйтеп, киләчәктә дә бергәләп эшләргә ышаныч белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100