news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры: Минем әбием һәм әбиемнең әнисе - татарлар

Сериал төшерелгәннән соң, Егор Анашкин татар мәдәниятен яхшырак белә башлаган.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры: Минем әбием һәм әбиемнең әнисе - татарлар
Рамил Гали

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). «Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры Егор Анашкинның татар тамырлары бар, аның әбисе һәм әбисенең әнисе татар гаиләләреннән булган. Бу хакта сериалны куючы Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында сөйләде. 

«Минем әбием — татар, ә тагын бер әбием, әбиемнең әнисе мулла кызы булган. Шуңа күрә татар тамырларым бар, болар барысы да минем өчен әһәмиятле. Хәзер татар мәдәнияте турында мин сериал белән шөгыльләнә башлаганга кадәргедән күбрәк беләм», — диде Анашкин.

Иҗат төркеменә фильмны төшерә башлаганчы һәм төшергәндә бик күп документлар укырга, бик күп материалны карарга һәм бик күп кешеләр, шул исәптән тарихчылар һәм музей директорлары белән киңәшләшергә туры килгән.

Интервью «События» сайтында бүген, 24 апрельдә чыгачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин.

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100