Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәсгудә Шәмсетдинова яшь буын галимнәрен татар музыкаль мирасын өйрәнергә чакырды
Композитор белән иҗади очрашуның төп темасы итеп бишек җырлары алынган.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Америкадан кайткан татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова Казан мәдәният институты студентларын һәм булачак галимнәрне киләчәктә татар музыкасы тарихын өйрәнергә чакырды.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты күренекле композитор белән белән иҗади очрашу оештырды. Төп тема буларак Мәсгудә Шәмсетдинованың фәнни эшчәнлегенең бер өлеше — бишек җырларын җыюы һәм өйрәнүе алынган иде.
«Бишек көйләрендә Галәм аһәңе» дип аталган иҗади очрашуда фольклорчы галим Геннадий Макаров, каллиграф рәссам Нәҗип Нәккаш, Казан консерваториясе, Казан мәдәният институты һәм Казан музыка училищесы укытучылары катнашты.
«Татарның музыкаль мирасы гаять зур, аны бер мин генә, берничә кеше дә өйрәнеп бетерә алмый. Бу мирасны барыбызга да өйрәнергә, саклап калырга кирәк дип», — дип мөрәҗәгать итте Мәсгудә Шәмсетдинова студентларга.
Ул Америкада яшәгәндә татар әкиятләре сөйләп тә акча эшләгәнен әйтеп узды. «Билет алып керәләр дә тыңлыйлар иде безнең әкиятләрне. Безнең фольклорыбыз зур байлык», — диде ул.
- Мәсгудә Шәмсетдинова — композитор, философия фәннәре кандидаты. Америкада яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз