news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Рәфис Җәмдихан «Башкортстанга кодаларга кунакка» акциясен тәкъдим итә

Ул үзе Башкортстанның Бөре якларына кодаларына барырга җыена, Башкортстанда туганнары булмаганнарны Уфа, Бәләбәй өязләренең гүзәл табигатен, андагы татарларның мәдәниятен, көнкүрешен күреп кайтырга чакыра.

Журналист Рәфис Җәмдихан «Башкортстанга кодаларга кунакка» акциясен тәкъдим итә
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист Рәфис Җәмдихан «Башкортстанга кодаларга кунакка» акциясе үткәрергә тәкъдим итә.

«Дуслар, әйдәгез, җәй айларында Башкортостанга кунакка барабыз. Һәрберебезнең анда туган-тумачасы, таныш-белеше, дус-ише бар бит инде. Минем, мәсәлән, кодалар Бөредән. Берәр атна хәлләр белешеп, күрешеп, аралашып кайтыйк», — дип яза Рәфис Җәмдихан социаль челтәрләрдә.

Башкортстанда туганнары булмаганнарны ул сәяхәткә чыгып, Уфа, Бәләбәй өязләренең гүзәл табигатен, андагы татарларның мәдәниятен, көнкүрешен күреп кайтырга чакыра.

«Кодаларга кунакка» дигән массакүләм акция ясыйсы иде. Кунакка 500 генә кеше барса да, бер атна гына рәхәтләнеп татарча сөйләшеп кунак булып ятса да, үзе бер кызык һәм файдалы әйбер бит инде», — диде Рәфис Җәмдихан «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге тәкъдимен шәрехләп.

Рәфис Җәмдихан бүләккә Казан күчтәнәчләре һәм газета-журналлар, китаплар алырга кирәклеген искәртә. «Августларда бару әйбәт булыр иде», — дип ассызыклый ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot