news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» мәктәбе укучылары халыкара иҗат фестивалендә өченче урын алды

Балалар  «Тыпырдау» һәм «Күңелле гөрләвек» биюләрен башкарды.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 19-20 мартта Самарада «Триумф» Х Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Проектта Самара шәһәре округының «Яктылык» мәктәбе укучылары — «Йолдыз» татар биюе театрында шөгыльләнүчеләр өченче урынны алды.

«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, конкурсантлар «Тыпырдау» һәм «Күңелле гөрләвек» биюләре белән өченче дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук  «Яулык белән бию» һәм «Биибез бергәләп» биюләре белән бүләкле урыннарга ия булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot