news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә милләтара «Нәүрүз-2021» бәйрәме узачак

Мәдәни чара милләтара гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә, төбәктә милләтара дуслыкны ныгытуга, халыклар берләшүенә юнәлтелгән.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 27 мартта көндезге сәгать өчтә «Таң» мәдәният сараенда өлкә милләтара «Нәүрүз-2021» бәйрәме узачак.

Самара һәм Самара өлкәсенең милли-мәдәни оешмалары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, этник иҗат коллективлары катнашачак. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмне Самара өлкәсендәге «Бөтенроссия үзбәк конгрессы» һәм «Хумо» үзбәк милли-мәдәни автономиясе «Халыклар дуслыгы йорты» һәм шәһәр хакимияте ярдәмендә оештыра.

Бәйрәм программасында шулай ук тематик күргәзмә дә каралган, ул 14:00 сәгатьтә эшли башлаячак.

Бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар мәдәниятне һәм милләтара гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә, бәйрәм тарихы турында хәбәрдарлыкны арттыруга, төбәктә дуслык һәм милләтара татулыкны ныгытуга, халыклар берләшүенә юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100