Чыңгыз Айтматов турындагы фильмны Мәскәүдә һәм Татарстанда күрсәтергә җыеналар

Документаль картина 2020 елда «Россиядә Кыргызстан елы», «Кыргызстанда Россия елы»ның төп вакыйгаларының берсе булды.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). «Дни века Чингиза Айтматова» фильмы режиссеры, «АМАТУС» кинокомпаниясе продюсеры Григорий Нахапетов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. Аның белән Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты.

«Чингиз Айтматов — дни и века» документаль картинасы 2020 елда «Россиядә Кыргызстан елы», «Кыргызстанда Россия елы» ның төп вакыйгаларының берсе булды. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Әхмәтшин белән Григорий Нахапетов коммерцияле булмаган фильмны Мәскәүдә һәм Татарстанда күрсәтү мөмкинлеге турында фикер алышты.

Дөнья әдәбияты классигы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматов ике тугандаш халыкның — татар һәм кыргыз халыкларының улы. Әнисе Нәгыймә Хәмзә кызы Габделвәлиева Татарстанның Кукмара районында туган.

Режиссер белән язучыны дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Кино Чыңгыз Айтматов исән чагында уйланылган, ләкин аны үлгәннән соң гына тәмамлаганнар.

Фильмда аның татар тамырларына күп игътибар бирелгән, ул хакта апасы Роза Айтматова сөйләгән. Кино геройлары бу талантлы кешенең китап, кино, театр, иҗтимагый эшчәнлек аша танылганын искә төшерә. Алар арасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та бар.

Бөтендөньяга танылган язучы Татарстанга соңгы тапкыр вафаты алдыннан, 2008 елда килгән.