news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры тарихи сәхнәсе белән онлайн хушлаша

Театр коллективының тарихи сәхнәсе белән хушлашу мизгеле иртәгә 11 сәгатьтә күрсәтелә.

Әлмәт театры тарихи сәхнәсе белән онлайн хушлаша
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Әлмәт театры артистлары үзләренең тарихи сәхнәсе белән хушлаша. Әлеге тарихи мизгелне театрның инстаграм сәхифәсендә туры эфирдан карарга мөмкин дип чакыра театрның матбугат хезмәте.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында зур реконструкция башлана. “Без тамашачыларга театрның тарихи үткәне белән хушлашуын күрсәтергә әзер”, - дип билгеләп үтә театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Театр коллективы тарихи сәхнәсе белән 25 март көнне 11 сәгатьтә хушлашачак.

Театр сәхнәсендә реконструкция 1 апрельдән башланырга тиеш иде. Әмма республикада мәдәни чаралар кичектерелү сәбәпле, җитәкчелек ремонтны берничә көн алданрак башларга карар итте.

Артистлар җиде айдан яңартылган сәхнәгә аяк басарга планлаштыралар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100