Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтештә “Театр сәхнәсе” дип исемләнгән район фестивале дәвам итә
“Экспромт” дигән театр коллективы Александра Александринаның “Үзебезнекеләр һәм чит-ятлар” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльне тәкъдим итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова). Тәтеш районында, "Театр сәхнәсе" фестивале кысаларында, чираттагы премьера Удельное-Нечасово Мәдәният йорты сәхнәсендә булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
“Экспромт” дигән театр коллективы Александра Александринаның “Үзебезнекеләр һәм чит-ятлар” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльне тәкъдим итте. Андагы күренешләр 1943 елның көзендә Белоруссиядә немецлар тарафыннан басып алынган исемсез хуторда бара.
Спектакльнең нигезендә – Федора апа, Поля исемле кыз, немецлар һәм полицай арасындагы катлаулы мөнәсәбәт, боларның барысын да нибары дүрт актерга тамашачы хозурына җиткерү насыйп булды.
“Репертуарны озак сайладык. “Үзебезнекеләр һәм чит-ятлар” пьесасы мине тетрәндерде. Аның мәгънәсен һәм геройларның холкын тамашачының күңеленә тапшыра алырбызмы икән дигән шикләнүләр бераз булды. Уңышлы башкардык, дип өметләнәм”, – дип уртаклашты Наталья Анатольевна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз