news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә татар мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла

Чара Тверь халкына татар мәдәниятен күрсәтү максатыннан оештырылачак.

Тверьдә татар мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе елда Тверь өлкәсендә татар мәдәнияте көннәрен үткәрергә ниятлиләр.

«Бу бер көн генә түгел, берничә көн булырга тиеш. Татарларга, русларга — бөтенесенә татар мәдәниятен күрсәтергә кирәк. Артистларыбыз, театрларыбыз шундый көчле. Тверьдә шуның ише бәйрәмнәрне күбрәк үткәрсәк иде», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Аның сүзләренчә, Тверь татарлары өчен мәдәни чаралар Татарстан ярдәме белән оештырыла.

«Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән бездәге Сабантуйга булсынмы, бүтән бәйрәмнәргәме, Казаннан җырчылар килә. Татар халкының мәдәнияте шундый бай. Безнең татарлар аны белми генә. Моны аңлатсак, алар татар халкыннан беркая да китмәс», — дип сөйләде Марс Ибраһимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100