news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Каюм Насыйри исемендәге китапханә-музей ачылачак

Бөек татар галиме һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 196 ел була.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Бөек татар галиме һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 196 ел тулу уңаеннан 27 февральдә Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында китапханә-музей ачыла.

Мирасханәне булдыру белән шушы авылда яшәүче Татарстанның атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина 2016 елда ук шөгыльләнә башлаган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Музей-китапханә ачылу - «Татар авылына сәяхәт» проекты кысаларында мәдәни мирасны саклау һәм этнотуризмны үстерү буенча күп адымнарның берсе генә. Болар барысы да РФ Президенты гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Китапханә-музей бинаның тулысынча тузуы аркасында 2013 елда ук ябылган булган. Грант акчасына хәзер стеллажлар һәм витриналар сатып алынган, Каюм Насыйриның шәхси коллекциясеннән сирәк китаплар барлыкка килгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100