Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Булачак хәрбиләргә файдалы киңәшләр
Булачак хәрбиләргә файдалы киңәшләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында (ҮКС) медицина фәннәре кандидаты, Үпкә авыруларын дәвалау диспансерының баш табибы Рәшит Җәләлиевнең «Дембель – котылгысыз» («Дембель- неизбежен») дип исемләнгән китабын тәкъдир итү булды. Әлеге чарада шәһәрнең 96 нчы санлы мәктәп укучылары да катнашты.
Китап егетләр өчен махсус атап язылган. Автор китапта үзенең хәрби хезмәттәге тәҗрибәләреннән чыгып, бүгенге көндә армиягә алынганнар өчен киңәшләр бирә. Күләме ягыннан кечкенә булса да, анда яшь солдатлар өчен шактый файдалы киңәшләр китерелгән. Китап ахырында беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча да мәгълүмат урнаштырылган.
Тәкъдир итү кичәсе бик күңелле үтте. Төрле истәлекләр белән бергә, анда Эмиль Җәләлетдинов башкаруында җырлар да яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз