news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада композитор Заһир Исмәгыйлевның тууына 105 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды

Заһир Исмәгыйлевнең хезмәттәшләре белән төшкән фотолары кызыксыну уяткан.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Милли архивының төп корпусында «Башкортстанның музыка сәнгате горурлыгы» күргәзмәсе ачылды. Ул күренекле композитор Заһир Исмәгыйлевның тууына 105 ел тулуга багышланган.

Әлеге экспозиция Россия Президенты боерыгы белән игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында әзерләнгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Заһир Исмәгыйлевнең хезмәттәшләре — Мәскәү консерваториясендә бергә укыган танылган курайчы Гата Сөләйманов, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим, композиторлар Александра Пахмутова, Алмаз Монасыйпов һәм башка танылган әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән төшкән фотолар зур кызыксыну уяткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100