news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИЯЛИ галимнәренең Тукайга багышланган проекты федераль конкурста җиңде

Авторлар коллективын ТР мәдәният министрлыгы коллегиясендә Игорь Баринов котлады.

ИЯЛИ галимнәренең Тукайга багышланган проекты федераль конкурста җиңде
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының авторлар коллективы Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның «Ключевое слово» бөтенроссия иҗтимагый премиясенең «Иң яхшы фәнни проект» номинациясендә җиңү яулады.

Премияне институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов кулыннан кабул итеп алды. Премия ТР мәдәният министрлыгы коллегиясендә тапшырылды.

Игорь Баринов республикада милли һәм мәдәни мирасны саклау буенча актив эш алып барылуын раслады. Татарстанның федераль проектларда катнашуын билгеләп үтте.

Баринов билгеләп узганча, «Ключевое слово» бөтенроссия иҗтимагый премиясенә конкурска Россия Федерациясенең 62 субъектыннан 340 гариза кабул ителгән. Шуларның 31е Татарстаннан.

ИЯЛИ галимнәре «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча материаллар» дип аталган хезмәт белән катнашканнар. Институт хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, проектның җитәкчесе филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100