news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында спектакль куя башлаган

Моңарчы ул Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» спектаклен чыгарган иде.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында яңа спектакль куя башлады. Ул биредә үзенең «Мәдинә» трагедиясен куя.

«Мин артистлар белән сөйләшкәндә, аларның күбесе Илгиз Зәйниевнең биредә спектакль куюын теләде», — ди театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

«Мәдинә» пьесасын автор моннан берничә ел элек язган. Ул пьеса буларак «Казан утрлары» журналында да басылган иде. Моңарчы бу әсәрнең куелганы булмады.

Моңарчы Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» спектаклен чыгарган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot