news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры «Тыпырдык» спектаклен татар театрларына бүләк итәргә әзер

Илгиз Зәйниев музыкаль спектаклен пьесасы, музыкасы һәм эскизлары белән бергә тәкъдим итә.

«Әкият» курчак театры «Тыпырдык» спектаклен татар театрларына бүләк итәргә әзер
Владимир Васильев

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры «Тыпырдык» спектаклен франшиза буларак һәрбер татар театрына бүләк итәргә әзерлеген белдерде.

Курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм әлеге спектакльнең авторы Илгиз Зәйниев ТР мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә телне саклауда театрның роле турында ясалган чыгышында әлеге спектакльгә дә тукталды.

«Спектакльне куяр өчен композитор Эльмир Низамов, хореограф, „Алтын битлек“ театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, шагыйрә Резеда Гобәеваны чакырдык. Төп максатыбыз — спектакльдән башка да яши алырлык балалар җырлары тудыру иде», — диде ул.

«Күзәтүебез буенча, балалар аларны тиз отып ала һәм бик теләп кабатлыйлар. Димәк, максатка ирешкәнбез», — диде Илгиз Зәйниев.

Театр әлеге спектакльнең видеоязмасын, пьесасы, шигырьләрен, җырларның ноталарын, «+» һәм «–» фонограммаларын, хореографиясе һәм рәссам эскизларын Казаннан читтә булган һәрбер татар театрына бүләк итәргә әзер

Театрның әлеге тәкъдимен Чаллы татар дәүләт драма театры файдаланган -“Тыпырдык» спектакле яңа ел алдыннан биредә уйналган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100