news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде

Илдар Кыямов - танылган журналист, телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы.

Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указга кул куйган.

Илдар Кыямов Казан дәүләт университетының журналистика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. «Кара чишмә карьясы», «Моңлы „Саз“, моңлы гомер», «Мин сәхнәдә — рухани» китаплары авторы. 

Быел Татарстан китап нәшриятында «Җырларымда — җирсүем» исемле шигырь китабы басылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100