news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Кире» комедиясе февраль аенда федераль прокатка чыгачак

Фильм Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Самара, Казан, Сургут һәм Төмән кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Татарстанның «Кире» комедиясе февраль аенда  федераль прокатка чыгачак
архив

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 февральдә Татарстанда төшерелгән «Кире» («Упертый» )комедиясе рәсми рәвештә Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Самара, Казан, Сургут һәм Төмән кинотеатрларында «Каро-Арт» челтәрендә федераль прокатка чыгачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 февральдә Россия башкаласында «Кире» фильмы махсус күрсәтеләчәк. Ул 16.00 сәгатьтә «Каро-Октябрь» кинотеатрында булачак.

Узган елның октябрендә «Кире» фильмы Казан тамашачысына чикләнгән прокат кысаларында күрсәтелде. Тамашачы һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары фильмны яхшы кабул итте. Газета битләрендә һәм порталларда уңай бәяләмәләр чыкты, ә социаль челтәрләрдә татар теле язмышы турында бәхәсләр башланды.

Фильм «Будем жить-2019» Мәскәү фестивалендә махсус приз яулады.

Фильмның режиссерлар - Илсөяр Дамаскин, Рөстәм Рәшитов. Рольләрне Камил Ларин, Фәнис Җиһаншин, Зөлфия Вәлиева, Гүзәл Сибгатуллина, Фирая Әкбәрова, Эльмира Кәлимуллина һәм башка танылган актерлар башкарды. Фильмга музыканы популяр композитор Эльмир Низамов язган.

Фильм Татарстанга килгән мәскәүле турында бара. Ул гаиләсе һәм алсу кәҗәсе булган иске карашлы казанлыны шәһәр үзәгендә урнашкан йортын сатарга күндерергә тели. Кадрлардан күренгәнчә, геройларга туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә килешүе кыенга туры килә.

Кинотасма рус телендә һәм рус субтитрлары белән татар телләрендә күрсәтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100