news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт консерваториясе «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясен чыгарды

Музыкаль комедиянең яңа редакциясен «Татарика» оркестры өчен композитор һәм музыкант Ильяс Камал әзерләгән

Казан дәүләт консерваториясе «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясен чыгарды
Владимир Васильев

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт консерваториясенең Опера студиясе «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясенең яңа редакциясен тәкъдим итте. Музыкаль спектакль С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында күрсәтелде. 

Казан консерваториясе әлеге куелышны композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 еллыкка багышлаган иде. Спектакль алдыннан композитор биографиясеннән һәм әсәр турында кыскача мәгълүмат бирелде.

Музыкаль комедиянең яңа редакциясен «Татарика» оркестры өчен композитор һәм музыкант Ильяс Камал әзерләгән. Спектакльгә аның үз оригиналь язмалары да кертелгән.

Спектакльне карарга килгән әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча куелган музыкаль комедияне язучы һәм галимнең юбилеена иң зур бүләк дип бәяләде.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр — Ринат Бекташев. Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе — Әлфия Җаббарова.

Рольләрдә — Казан консерваториясе студентлары. Хуҗа Насретдин роле инде танылып килүче яшь җырчы Илгиз Мөхетдиновка тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100