news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры балаларга "Мендәр әкияте" әзерләгән

Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә.

Камал театры балаларга "Мендәр әкияте" әзерләгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры быел балалар өчен яңа ел тамашасы буларак казах драматургы Олжас Жанайдаровның "Мендәр әкиятен" сайлаган. Бүген театрда премьераның беренче көне иде.

Спектакльне бүген "В твою пользу" хәйрия фондыннан һәм "Дети в радость" хәйрия оешмасыннан килгән балалар белән бергә журналистлар карады.

Спектакльнең режиссёры - Рамил Гәрәев, рәссам - Екатерина Горшкова, композитор - Илдар Харисов, җыр текстларының авторы - Резеда Гобәева.

Спектакль 30 декабрьгә кадәр һәм 6, 8 гыйнварда күрсәтеләчәк. Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә. Спектакль театрның кече залында күрсәтелә.

Спектакльдә вакыйга балалар бакчасында яшәүче мендәрләр дөньясында бара. 6+ тамгасы белән чыгарылган спектакльдә өлкәннәр өчен дә уйланырлык фикерләр бар. 

Олжас Жанайдаров - рус телендә иҗат итүче казах драматургы. Бүгенге көндә иң актив иҗат итүче драматургларның берсе. Татарстанда аның әсәрен - "Кибет" драмасын беренче тапкыр Әлмәт театры куйды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100