news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Игъламов: Без татарча белмәгән татарлар турында да уйларга тиеш

Театр тәнкыйтьчесе милли театрлар мәдәниятне, телне, тарихны саклауда соңгы форпост дип әйтте.

Нияз Игъламов: Без татарча белмәгән татарлар турында да уйларга тиеш
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Камал театрының әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе, театраль тәнкыйтьче Нияз Игъламов милли театрлар татарча белмәгән татарлар турында да уйларга тиеш дип саный. Бу хакта ул "Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү" халыкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

“Татарларның яртысы диярлек туган телләрендә я бик начар сөйләшә, я бөтенләй сөйләшми, ләкин әлегә үзләрен, эльф, гном, башка халык итеп яздырмыйлар, татар итеп яздыралар. Безнең бу контингентны да югалтырга хокукыбыз юк, алар турында да уйларга кирәк. Аларны үзләрен татар дип атарга нәрсә этәргәнен аңларга тиешбез”, - диде Нияз Игъламов.

Аның фикеренчә, Россиядәге милли театрлар халыкларның милли үзаңын саклауда соңгы форпост. “Әлбәттә, театр көчсез структура, аның белән халык арасында чикләнгән кешеләр саны гына кызыксына. Бу совет чорыннан калган: сәнгать күп санлы халык массаларына аңлаешлы булырга тиеш”, - диде ул.

Нияз Игъламов фикеренчә, милли үзаңны саклар өчен театр тирәсендә милли зыялы катлам ядрәсе формалашу җитә. “Бу атмосферадагы озонның юка катламы кебек. Ләкин шул озон катламы булмаса, кешелек үлемгә дучар була. Зыялы катлам - ул теләсә кайсы халык өчен озон катламы кебек”, - диде ул.

"Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү" конференциясе театр елын йомгаклау максатыннан үткәрелә. Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла. Конференциядә Азәрбайҗан, Төркия, Казахстан, Россия төбәкләреннән театр эшчәннәре, театраль тәнкыйтьчеләр катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100