news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күренекле артист, язучы, тәрҗемәче Габдулла Шамуковка багышланган китап дөнья күрде

«Үзе. Үзе турында» җыентыгы Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы ярдәме белән «Россиядә театр елы», Габдулла Шамуков туганга 100 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән.

Күренекле артист, язучы, тәрҗемәче Габдулла Шамуковка багышланган китап дөнья күрде
tatar-congress.org

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты, язучы, тәрҗемәче Габдулла Шамуковка багышланган «Үзе. Үзе турында» исемле китап чыкты. Ул 700 данә тираж белән дөнья күргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Басма Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы ярдәме белән «Россиядә театр елы» уңаеннан нәшер ителә.

Китапта Габдулла Шамуков артист та, тәрҗемәче, мәсәлләр иҗат итүче, кыскасы - күпкырлы талант иясе дә. Монда Габдулла Шамуковның төрле рольләрдәге фотолары да бирелгән, татар театры тарихында тирән эз калдырган артистның иҗат юлы, аның уйнаган рольләре күрсәтелгән.

Фотолар аша укучы аның төрле катлаулы образлар тудырган зур талант иясе булганлыгын күрә ала. Менә ул революция юлбашчысы В.И. Ленин, икенче фотога күз салсаң, ул — Тукай образында, шулай ук хәйләкәр дә, зирәк тә Хуҗа Насретдин ролендә дә күреп була, диелә хәбәрдә.

Китапта Шамуков язган мәсәлләр дә урын алган. Татар теленә тәрҗемә иткән И. Крылов әсәрләре белән бергә кеше психологиясен бик нечкә ачып бирә алган башка мәсәлләре дә урын алган. Аларда гыйбрәт тә, киңәш тә, уйландыра торган фикер дә салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100