news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе була

24 ноябрьдә Санкт-Петербургта «Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе кичке сәгать 17.00 дә Моховая урамы, 15 «А» йортында булачак.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге 24 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә «Борынгы Чистай. Яңарыш» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә. Күргәзмә 17.00 сәгатьтә Моховая урамы, 15 «А» йортында була.

Проект Россия Федерациясе Президенты грантлары фонды, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербург милләтләр йорты ярдәме белән тормышка ашырыла. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге сайты яза.

Күргәзмә бер катлы, борынгы, сәүдәгәр шәһәре турында. Әлеге проектның максаты: борынгы шәһәрнең тарихын һәм архитектура образын сынлы сәнгать чаралары ярдәмендә саклау.

Россиянең һәм Татарстанның танылган рәссамнары 2021 елның 3 маенда борынгы шәһәрдә — Чистайда пленэрга җыелган. Георграфик яктан, Чистай Татарстанның нәкъ уртасында урнашкан. Рәссамнар 14 көн буена революциягә кадәрле, зур тарихы булган биналарның һәм Чистайның матур урыннарын ясаган.

Пленэр ахырына 100 артык рәсемнән торган күргәзмә барлыкка килгән. Йомгаклау күргәзмәләре 17 майда Чистайның ике музеенда һәм «Чистай» мәдәният үзәгендә узган.

Соңыннан әлеге проектның күргәзмәләре Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100