news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рухият» программасы быел 23 мең гомуми тираж белән 10 төрле китап чыгарган

Иртәгә китаплар «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең киноконцерт залында тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Рухият» программасы кысаларында 10 төрле исемдәге китап басылып чыккан. «Татнефть» хәйрия фонды чыгарган китапларның гомуми тиражы — 23 мең

«Иртәгә китаплар „Әлмәт“ иҗтимагый үзәгенең киноконцерт залында тәкъдим ителәчәк. Кичәдә китап авторлары, „Рухият“ның эксперт комиссиясе әгъзалары, Әлмәт театры артистлары катнаша, җирле ансамбль һәм студия артистлары», дип хәбәр итә «Рухият» дирекциясенә сылтама белән «Девон» информагентлыгы.

Быел «Рухият» программасы аша Ризаэддин Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» китабы, Гамил Афзал, Фаил Садриев, Гөлчирә Ибәтуллина, Лилия Гәрәева, Александр Дорофеев җыентыклары, рус телендә язучы 12 шагыйрәнең әсәрләре тәрҗемә ителгән «Илһамлы кызлар җыры» җыентыгы, Әзһәр Шакировның «Халкыбызның кадерле шәхесләре» китабы, «Олег КУЛЬПИН. Кистью и сердцем» альбом-каталогы, «Замандашлар» сериясендә «Адиб МАЛИКОВ — записки солдата эпохи» мемуарлар китабы (төзүчесе — Әнвәр Маликов) басылып чыккан.

«Рухият» программасы аша барлыгы 200ләп исемдәге китап басылып чыккан. Гомуми тиражы — 360 мең.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100