news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә «Туй» хореографик спектаклен күрсәтә

Тамаша ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан оештырыла.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә «Туй» хореографик спектаклен күрсәтә
Александр Эшкинин

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрь көнне Мәскәүдә «Измайлов» концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты була. Башкала халкына «Туй» музыкаль-хореографик спектакле тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Туй» музыкаль-хореографик спектакле ХХ гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнә. Тамашачыларга төрле вокал-хореографик композицияләр, ансамбльнең «алтын фонды»ннан татар халык җырлары һәм попурри, шулай ук соңгы ике ел дәвамында куелган яңа номерлар тәкъдим ителәчәк.

Чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «Росконцерт» оешмасы ярдәмендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак.

Сценарий авторы һәм режиссеры — ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов.

Кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Адрес: Мәскәү шәһәре, Измайлово шоссесы, 71 к. 5.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100