Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрында Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була
Бу көнне театрда «Бабайлар чуагы» спектакле тәкъдим ителә.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Камал театрының Зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә программасында актрисаның иҗатташ дусларыннан котлаулар һәм «Бабайлар чуагы» спектакле була.
Юбилей кичәсе 19.00 сәгатьтә башлана.
Наилә Хәким кызы Гәрәева1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Лирик пландагы танылган артистка. Беренче чорда яшь кызлар, соңыннан төрле характердагы драматик һәм комик образлар иҗат итә. Аның талантына трагизм белән сугарылган тирән, тынгысыз тойгылар, драматик кичерешләр хас. Геройлары нәзакәтле, күтәренке рухлы, шигърилекләре белән сәхнәдә аерым бер мохит тудыралар.
Рольләре: Рәхилә — «Беренче мәхәббәт», Рәмзия — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит); Зөбәйдә — «Зөбәйдә — адәм баласы», Әни — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Әсәл — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов); Гөлтәкин — «Айдын» (Җ.Җаббарлы); Изабелла — «Чамасына күрә чарасы», Джульеттаның сөт анасы — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир); Бибкәйнур — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Энҗе — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Миләүшә — «Дуслар җыелган җирдә», Миләүшә — «Хушыгыз!», Надия — «Монда тудык, монда үстек», Сәлимә — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин); Алия — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Күрше — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Сабира — «Зәңгәр шәл», Шәмсия — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Шамбодэ — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Меме — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Гоша — «Мәхәббәт хатирәсе», Бибинур – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков); Ануш — «Ханума» (А.Цагарели); Анфиса — «Өч сеңел» (А.Чехов); Абруй — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һ.б
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз