news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәмдүнә Тимергалиева каберенә ташны киләсе елга майда куйдырырга ниятлиләр

Бүген Мәрҗани мәчетендә җырчының вафатына 40 көн тулуга багышланган искә алу кичәсе уза.

Хәмдүнә Тимергалиева каберенә ташны киләсе елга майда куйдырырга ниятлиләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елның май аенда Хәмдүнә Тимергалиевага кабер ташы куйдырырга ниятлиләр. Бу хакта мәрхүмә җырчының вафатына 40 көн тулуга багышланган Коръән ашында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте.

«Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда, мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиеваның дусты Илһам Шәриф җырчының каберенә таш куйдыруны махсус туган көненә туры китереп эшләячәкләрен әйтте.

Бу минутларда Мәрҗани мәчетендә бара торган чарага Хәмдүнә Тимергалиеваның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары җыелган. Алар барысы да җырчы турында якты истәлекләре белән уртаклаша. Аның туры сүзле, гадел кеше булуын, дөнья малына кызыгып яшәмәвен билгеләп үттеләр. 

Чараны Фердинанд Сәлахов алып бара. «Халык күңеле тулай торак түгел, анда болай гына кереп булмый, ә ул халык күңеленә кергән җырчы. 72 нче яшендә әле республикада бер җырчының да тере тавышка үз концертларын биреп йөргәне юк иде», — диде.

Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туган. 2020 елның 14 сентябрендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100