news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Хәмдүнә Тимергалиева исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин

Шулай ук берәр мәдәният йортына Хәмдүнә Тимергалиева исемен бирү тәкъдим ителәчәк.

Башкортстанда Хәмдүнә Тимергалиева исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанның Борай район үзәгендәге берәр урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме бирелергә мөмкин. Бу хакта Казанда Ш.Мәрҗани мәчетендә җырчының кырыгына багышланган Коръән мәҗлесе алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчы Илһам Шәриф әйтте. 

«Борайда район үзәгендә урам исеме бирергә дип җирләгәндә үк сөйләштем. Шулай ук, райондагы берәр мәдәният йортына аның исемен бирергә исәплибез. Әле бу хакта сөйләшмәдек», — диде.

Ул шулай ук киләсе елның маенда каберенә һәйкәл рәвешендә таш куйдыру нияте булганын да әйтте. «Кадим Назыйрович (Нуруллин — Т.И. искәрмәсе) белән сөйләштек, туган көненә киләсе елда һәйкәл кебек эшләтеп, таш куйдырырга планлаштырган идек», — дип сөйләде Илһам Шәриф.

Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин бу хакта Коръән ашында ясаган чыгышында да әйтте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинның да бу уңайдан фикерен сорашты. Дин әһеле, мөселманнарга бу эш килешми, дип җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100