news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Экспериментлар театр сәнгатен бүгенге тамашачы өчен кызыклы итә

Мәдәният министры театр сәнгатендә һөнәри багланышларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Ирада Әюпова: Экспериментлар театр сәнгатен бүгенге тамашачы өчен кызыклы итә
Рамил Гали

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр сәнгатендә экспериментлар яңа заман тамашачысына кызыклы булу өчен кирәк. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда «Алтын битлек» спектакльләре күрсәтелүгә багышланган матбугат конференциясендә театр сәнгатендә экспериментлар һәм багланышлар турындагы фикерләрен җиткерде.

«Минем иҗади лабораторияләрне яклавымны да гаеп итәләр. Ләкин минем ачык позициям бар — театр сәнгатендә экспериментлар булмаса, ул заман тамашачысына яраклаша алмый. Театр сәнгатендә баланс булырга тиеш. Классик куелышлар бар. Ләкин дөнья үзгәреп тора — эзләнүләр дә кирәк», — диде министр.

Ирада Әюпова театр сәнгатендә һөнәри багланышларның мөһимлеген билгеләп үтте. «Син бер сәхнәдә үз тамашачыңа гына уйныйсың икән — үсеш өчен этәргеч юк. Мин безнең театрларның гастрольләргә йөрүен хуплыйм. Бу шактый чыгымлы булса да, йөрсеннәр», — диде ул.

Министр театрларның антреприза түгел, тулы спектакльләрне йөртүләрен ассызыклады. «Аралашулар маякларны көйләү һәм идеяләр тусын өчен кирәк. Театр актуаль сәнгать төре булырга тиеш», — дип өстәде ул.

Ирада Әюпова Камал һәм Качалов театрларының эксперименталь спектакльләргә мәйдан бирүләрен әйтеп узды.

  • Казанга «Алтын битлек» лауреаты булган ике театры киләчәк. «Мастерская Н.П.Фоменко» театрының Шекспир буенча куелган «Сон в летнюю ночь» спектакле Качалов театры сәхнәсендә бүген һәм иртәгә була. Пушкин исемендәге театрның «Добрый человек из Сезуана» спектакле 5 — 6 октябрь көннәрендә Камал театры сәхнәсеннән күрсәтелә. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100