news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт опера театры солистлар авыру аркасында ике атнага спектакльләрен кичектерде

Сентябрь ахырында булырга тиешле кайбер спектакльләрне шул ук билетлар белән октябрьдә карарга мөмкин булачак.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Башкорт опера һәм балет театры барлык спектакльләрен дә ике атнага кичектереп торырга мәҗбүр булды. Бу чаралар опера һәм балет төркемнәрендәге солистларның авыруына бәйле. Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы яза.  

Шул ук вакытта театр үз эшчәнлеген тулысынча туктатмый, репетицияләр дәвам итә.

Сентябрь ахырында булырга тиешле кайбер спектакльләрне шул ук билетлар белән октябрьдә карарга мөмкин булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100