Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай районында тагын бер күпфункцияле үзәк ачылды
Үзәк Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Аксубайның Түбән Баланда авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды. Үзәк Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән. Бу хакта «Сельская новь» газетасы яза.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга республика спорт министры Владимир Леонов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин килде.
Яңа заманча һәм җылы клуб 50 утыру урынына исәпләнгән. Монда китапханә дә урнашкан. Объектның проект бәясе — 10,5 млн сумнан артык.
Район башлыгы Камил Гыйльманов Түбән Баланда авылында клуб ачылуга бик шат булуын әйтте һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Аксубай районында бүгенге көн мәдәният бәйрәме, диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Ул Мәдәният министрлыгы исеменнән 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
«Биредә кешеләр бик иҗади, бик шат күңелле. Бу мәдәният йорты уңышлы булыр дип уйлыйм», — диде спорт министры Владимир Леонов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз