news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Аксаков көннәре булып үтте

Башкортстанда Аксаков көннәре булып үтте

(Уфа, 2 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда узган атна азагында Аксаков көннәре булып үтте. Җомга көнне үк башланган бу бәйрәм чаралары кичә Уфада тәмамланды. Тантаналар шулай ук Бәләбәй, Кырмыскалы һәм Уфа районнарында да оештырылды. Бәйрәмдә катнашу өчен, Мәскәүдән һәм күрше төбәкләрдән дә байтак кунаклар килгән иде.

XVI Халыкара Аксаков бәйрәме кысаларындагы мәдәни чаралар быел тагын да эчтәлеклерәк булды. Аның бай мәдәни программасына йөзләрчә сәнгатькәрләр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар һәм әдәбият сөючеләр җәлеп ителгән иде.

Бәйрәмнең тәүге көне Уфада Аксаков укулары белән башланып китте. Чарада татар һәм башкорт әдипләре дә катнашты. Бу укуларны тантаналы ачуда катнашкан БР Хөкүмәте рәисе урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев та чыгыш ясады. “Сергей Аксаков үзенең төрки тамырлары, төрки чыгышы белән гел горурланган”, - дип ассызыклады И. Илишев.

Бәйрәм чаралары шул ук көнне Уфаның Шакша бистәсендә дә дәвам итте. Нәкъ менә шундагы Касыйм авылында Сергей Аксаковның бабасының йорт-җирләре булган. Төштән соң бәйрәмдә катнашучылар һәм чит төбәкләрдән килгән кунаклар Аксаков мәктәп-гимназиясенә килде һәм анда ачык дәресләрдәге мәдәни чараларда булды.

Аксаков бәйрәме шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Бәләбәй һәм Кырмыскалы районнарында дәвам итте. Анда кунаклар, һәр елдагыча, Аксаков шифаханәсендә һәм Надеждино авылындагы тарихи-мәдәни үзәктә фольклор бәйрәмендә катнашты. Кичә бәйрәм чаралары Уфа янындагы Зубово авылында да оештырылды. Анда Сергей Аксаковның бабасының биләмәләрендә фольклор төркемнәре зур концерт күрсәтте.

Аксаков көннәре чаралары, кичә төштән соң, Уфаның Пушкин аллеясендә атаклы шәхеснең һәйкәленә чәчкәләр салу тантанасы белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot