Язучылар берлегендә җыр текстларын тикшерүгә багышланган утырыш үткәрелде

Язучылар берлегендә җыр текстларын тикшерүгә багышланган утырыш үткәрелде

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Кичә Татарстан Язучылар берлегендә шигърият остаханәсенең утырышы булды. Шигъриятнең үзенчәлекле бер тармагы – җыр текстларын тикшерүгә багышланган әлеге утырышта шагыйрьләр Роберт Әхмәтҗанов, Зиннур Мансуров, Лена Шагыйрьҗан, Нәҗибә Сафина, Җәүдәт Дәрзаман, Рафис Корбан, Шәмсия Җиһангирова, композитор Ренат Еникеев, җырчылар Миңгол Галиев, Георгий Ибушев һәм башка әдәбият-сәнгать әһелләре катнашты.

Утырышта катнашучылар бүгенге татар эстрадасын бер көнлек, түбән сыйфатлы җырлар басып китүенә тирән борчылуларын белдерде. Мәгълүм булганча, җыр ул шагыйрь, композитор һәм башкаручы бергәләп тудырган иҗат җимеше. Бүгенге эстрадага күз салсак, әлеге чылбырның бер буыны (бу очракта – шагыйрь) тиешенчә эшләми булып чыга. Радио-телевидениедә, филармония каршында сәнгать советларын яңадан булдырмый торып, бу проблеманы хәл итеп булмый, әлбәттә. Әдәбият-сәнгать мәҗлесендә катнашучылар әлеге мәсьәләгә дәүләт югарылыгында якын килү, мондый очрашуларны киләчәктә дә даими үткәрү кирәклегенә басым ясады. Утырышны шигърият остаханәсе җитәкчесе, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, танылган шагыйрь Зиннур Мансуров алып барды.