Чаллыга "Зөләйха" килде

Чаллыга "Зөләйха" килде

(Чаллы, 23 сентябрь, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Бүген Чаллының мәдәният тормышында истәлекле вакыйга - биредә беренче тапкыр татар киносы күрсәтеләчәк. "Рамай" студиясендә Гаяз Исхакый пьесасы буенча Казанның 1000 еллыгына төшерелгән "Зөләйха" фильмы 19 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендә концерт залында тәкъдир ителәчәк. Шәһәргә үз әсәрен тәкъдим итәргә фильмның баш режиссеры һәм "Рамай" студиянең генераль продюсеры Рамил Төхвәтуллин һәм Г.Камал исемендәге татар драма театры актерлары киләчәк.

"Зөләйха" әсәре мөселманнарны күпләп чукындыру вакытында татар халкының трагедиясе турында. Фильм тарихи вакыйгалар урыныннан - Казан янындагы авылларда, Питрәч районында төшерелгән. Иртәгә фильм "КАМАЗ" мәдәният йортында, ә киләсе якшәмбедә "Энергетик"та күрсәтелә.