news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры ачык һавада уза торган театр фестивалендә катнаша

Фестиваль Пермь краеның Губаха шәһәрендә 22 — 25 августта уза.

Буа театры ачык һавада уза торган театр фестивалендә катнаша
Буа театрының матбугат үзәге

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры Пермь краенда ландшафтлы театр фестивалендә катнаша. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

«Тайны горы Крестовой» дип аталган ландшафтлы театр фестивале тугызынчы тапкыр уздырыла. Ул Пермь краеның Губаха шәһәрендә 22 — 25 августта уза.

Бүген Буа театры Югары Губаха бистәсендә спектакль уйный. «Биредә төрле төбәкләрдән сигез театр килгән. Спектакльләрне ачык һавада уйныйбыз», — ди театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.

Театр фестивальгә Иван Тургеневның «Муму» әсәре буенча куелган «Барыня» спектаклен алып килгән. Режиссеры — Тимур Кулов.

Фестиваль кичә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының «О чем молчат камни» дигән бер актлы балеты белән башланып киткән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100