Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марсель Сәлимҗанов исеменнән файдаланасым килми – театр режиссеры Дамир Сәлимҗанов
Дамир Сәлимҗанов – Удмуртиянең "Парафраз" Глазов шәһәре драма театры җитәкчесе, баш режиссеры, Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Марсель Сәлимҗановның туганы, Удмуртиядә яшәп иҗат итүче танылган театр режиссеры Дамир Сәлимҗанов, бөтен Россия буйлап җитмешләп спектакль куйса да, Татарстанда бер спектакль дә куйганы юк. Ул үзенең бөек режиссерның туганы булуын да ассызыкламый.
“Марсель Сәлимҗановның истәлегенә дә, әлеге истәлекләрне кадерләп саклаган Камал театрына да зур хөрмәт белән карыйм. Тик Марсель Сәлимҗанов туганы икәнлегемне әйтеп, шапырынырга яратмыйм, аның исеменнән файдаланып иҗат итәсем килми. Мин иҗатымда мөстәкыйль булырга телим”, – дип аңлатты ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең легендар театр режиссеры исемен беркайчан да кулланмавы турында.
Буа дәүләт театрында үз пьесасы буенча язылган “Дуры мы, дуры” комедиясен куячак. Пьеса әле татар теленә тәрҗемә ителмәгән.
Мәгълүмат өчен, Дамир Сәлимҗанов – Удмуртиянең “Парафраз” Глазов шәһәре драма театры җитәкчесе, баш режиссеры, Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Дамир Сәлимҗанов белән Марсель Сәлимҗановның бабалары бертуган. Дамир СәлимҗановТатарстанга беренче тапкыр режиссер буларак, Камал театры уздырган театр лабораториясенә килгән иде. Шушы көннәрендә Буа театры базасында узган “Буа Талиясе” театр лабораториясендә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз