news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли-мәдәни үзәк исеме «Казан шәһәренең музей комплексы» дип үзгәртелде

Милли китапханә ачу күздә тотылган бинаны Казанда белмәгән кеше юктыр. Ул 1988 елда совет модернизмы стилендә төзелгән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). «Казан» Милли-мәдәни үзәгенең исеме «Казан шәһәренең музей комплексы» дип үзгәртелде. Башкарма комитетның шул хактагы карары мэрия сайтында урнаштырылган документлар җыентыгында дөнья күргән.

«"Казан" Милли мәдәни үзәге“ муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең атамасын „Казан шәһәренең музей комплексы“ Муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе дип үзгәртергә», - диелә Башкарма комитет башлыгы Денис Калинкин имзалаган карарда.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 июньдә «Казан» Милли-мәдәни үзәгендә алып барыла торган реконструкция эшләренең барышын тикшерде, анда ТР Милли китапханәсен ачу күздә тотыла. Президентка шулай ук реставрация ясалган «Хөррият» сынын да күрсәттеләр.

Милли китапханә ачу күздә тотылган бинаны Казанда белмәгән кеше юктыр. Ул 1988 елда совет модернизмы стилендә төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot