news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов спектакльдә сүгенгән өчен гафу үтенделәр

Кариев театрында «16+» импровизацион спектакле вакытында сүгенү сүзләре яңгырады.

Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов спектакльдә сүгенгән өчен гафу үтенделәр
Александр Эшкинин

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Театрда импровизация» лабораториясе кураторлары Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов Кариев театрында узган импровизацион спектакль вакытында яңгыраган сүгенү сүзләре өчен гафу үтенделәр. Аларның гафу үтенү сүзләре видео һәм текст форматында социаль челтәрдәге битләрендә урнаштырылган.

Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов «16+» спектаклендә яңгыраган сүгенүле сүзләр өчен бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алулары турында белдерәләр.

«Кариев театрында «16+» импровизацион спектакле вакытында сүгенү сүзләре яңгырады. Без бөтен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга телибез һәм бу хәл кемне дә булсак кимсетсә яки күңелен җәрәхәтләсә – гафу үтенәбез. Бик кызганыч. Бу импровизация иде. Ни булды – шул булды», - дип яза театр әһелләре.

Татар егетләренең гафу үтенүенә спектакльнең кураторы Андрей Феськов та кушылган.

  • Кариев театрында өч ай дәвамында «Театрда импровизация» лабораториясе дәресләре барды. Лабораториянең остазлары – Кариев тетары хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хорограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов.

news_right_1
news_right_2
news_bot