news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург татар театры Чаллыда Җәлил шигырьләре буенча спектакль күрсәтте

«Без сәхнәдән дә, тамашачылардан да канәгать калдык», - диделәр спектакльдән соң Оренбург артистлары.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Оренбург татар драма театры Чаллыда гастрольләрдә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» спектакль премьерасын күрсәтте.

Режиссер-куючы, шулай ук музыкаль бизәлеш авторы — РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев. Ул композициягә Муса Җәлил шигырьләрен, шулай ук Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр, халык әкиятләре, җырлар, биюләр керткән. Спектакльнең стилистикасы контрастта төзелгән: Җәлил шигырьләренең оптимистик тоны шагыйрьнең тормыш юлы драмасы белән үрелеп бара.

«Без Чаллы театры белән күптәннән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы чакыруын бик теләп кабул иттек һәм бирегә килдек. Театрның яңа бинасында чыгыш ясау безнең өчен зур дәрәҗә. Без сәхнәдән дә, тамашачылардан да канәгать калдык», — диделәр спектакльдән соң Оренбург артистлары тәэсирләре белән уртаклашып.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100