news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган башкорт шагыйре Риф Мифтахов вафат

Риф Мифтахов - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге, Россия Федерациясе Журналистлар берлеге һәм Башкортстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Уфада танылган башкорт шагыйре, сатирик, журналист һәм тәрҗемәче Риф Мифтахов 80 яшендә вафат булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Риф Мифтахов 1939 елның 17 сентябрендә Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында туган. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге, Россия Федерациясе Журналистлар берлеге һәм Башкортстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы. Гали Ибраһимов исемендәге премия һәм Салават Юлаев ордены иясе. Ишембай районының мактаулы гражданины.

1968-1974 елларда Башкорт китап нәшрияты редакторы, «Совет Башкортостаны» республика газетасының махсус хәбәрчесе булып эшли, республика Мәдәният министрлыгы системасында, БАССР телевидение һәм радиотапшырулар Дәүләт комитетында, «Агыйдел» һәм «Һәнәк» журналлары редакциясендә хезмәт куя.

Язучылар берлегеннән хәбәр итүләренчә, Риф Мифтаховны 24 апрельдә туган авылында җирләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100