Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар композиторы Эльмир Низамов Россия Президенты премиясе лауреаты булды
2020 елгы яшь мәдәният эшлеклеләре премиясе композиторга илнең композиция мәктәбе традицияләрен дәвам итүгә керткән өлеше өчен бирелде.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан композиторы Эльмир Низамов 2020 елда Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре премиясе лауреаты булды. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Эльмир Низамовның иҗаты төрле жанрларда эшли белүе, академик музыка алымнарын милли фольклор элементлары белән үзенчәлекле берләштерүе, үсеш динамикасын озын, киң колачлы музыкаль катламнарда урнаштыруы белән аерылып тора», — дип күрсәтелгән Кремль сайтында.
Композитор Низамов әсәрләрен башкаручылар арасында Россия һәм чит ил симфоник һәм камера оркестрлары, заманча музыка ансамбльләре бар.
- Эльмир Низамов 1986 елның 24 декабрендә Ульяновскида туган. Ул Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, хәзер анда композиция һәм теория кафедрасы доценты, шулай ук РФ композиторлар берлеге әгъзасы һәм Татарстан композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора.
- Композитор камера-инструменталь, симфоник һәм хор әсәрләре, романслар, җырлар, театрга һәм кинога көйләр яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз