news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Геннадий Макаров Казан ханы сараендагы музыкантларның уен коралын ачыклаган

Фольклорчы сүзләренчә, Мөхәммәт-Әминнең хан сараендагы ансамбльләр, хәрби оркестрлар дәф һәм тамбурда уйнаган.

Геннадий Макаров Казан ханы сараендагы музыкантларның уен коралын ачыклаган
Диләрә Фәррахова

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Фольклорчы галим Геннадий Макаров Казан ханы Мөхәммәт-Әминнең сараенда шагыйрьләр, җырчылар булганын әйтте. Алар Урта Азиядәге музыка уен коралларына тәңгәл булган дәф һәм тамбурда көй чыгарган.

«Хан сараенда хәрби оркестрлар да булган. Мөхәммәт Әмин шигърият, музыка яраткан. Тамбур, дәф уен кораллары. Бохара традицияләре дә дәвам ителә, җирле үзенчәлек тә сизелә. Күп кенә бәет-мөнәҗәтләрнең көйләре сакланган, метрлары, ритмнары нәкъ шул замандагы көйләргә барып тоташа», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлмәт музыка көллиятендә узган «Хәзерге шартларда Татарстан халыкларының этник музыкаль-инструменталь культурасы» семинар практикумында ул хан заманындагы музыка коралларын яңадан тергезү эшен башлап җибәрү турында чыгыш ясаган.

«Суфи дәрвишләр кулланган музыка уен кораллары, истәлекләр нигезендә уен коралларын кайтарырга уйлыйбыз. Таҗетдин Ялчыгол кулъязмаларында төрле уен коралларының сызмалары да бар, Шиһабетдин Мәрҗани Җәгъфәр Ихсан әс-сафәри дигән ишанның тамбурда уйнаганын язып калдырган. Алар суфичылык хәрәкәтендә актив катнашкан», — дип сөйләде ул.

Галим әйтүенчә, борынгы уен коралларын тергезү өчен мөмкинлекләр бар. Ул Казан дәүләт консерваториясендә татар музыкасы һәм этно-музыкаль кафедра эшләвен, белгечләр әзерләнүен әйтте. «Уен коралларын ясау, остаханәләр ачу мәсьәләсе хәл ителеп бетелмәгән», — ди ул.

«Бу юнәлешне ныграк үстереп җибәрәсе иде, дигән фикергә килдек. Шуның нәтиҗәсендә резолюция кабул ителергә тиеш, ул төрле уку йортларына, оешмаларга җибәреләчәк», — дип аңлатты Геннадий Макаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100