news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта «Урал сандугачы» бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр

Конкурста Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Оренбург, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан килгән башкаручылар катнашкан.

Екатеринбургта «Урал сандугачы» бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 20-21 мартта Екатеринбург шәһәрендә XIV «Урал сандугачы» Татар җырын башкаручылар һәм инструменталь музыка төбәкара бәйгесе финалында җиңүчеләр билгеле булды.

Чаллыдан Азалия Яфасова 17 яшькә кадәрге балалар арасында «ялгыз җыр» номинациясендә, Әгерҗенең «Көмеш телле гармун» ансамбле инструменталь ансамбльләр арасында беренче урын алды. Исемлекне Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайтында карап була.

Чараны Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Свердловск дәүләт өлкә халык иҗаты сарае белән берлектә Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырган.

«Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм инструменталь музыка бәйгесе «Инструменталь башкару. Вокаль ансамбльләр. Вокаль-инструменталь ансамбльләр. Ялгыз җыр» номинацияләре буенча өч яшь категориясендә (17 яшькә кадәргеләр, 18-35 һәм 36-65 яшьтәгеләр) үткәрелгән.

XIV «Урал сандугачы» Татар җырын башкаручылар һәм инструменталь музыка төбәкара бәйгесендә Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Оренбург, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан килгән башкаручылар катнашкан, диелә Вәкиллек хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100