news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның Иске Көшкәт авылы удмуртлары Васил Шәйхразиевка яңа костюмнарын күрсәтте

«Чибори» фольклор коллективы өчен яңа костюмнарны 2019 елда откан грант акчасына тектергәннәр.

Балтачның Иске Көшкәт авылы удмуртлары Васил Шәйхразиевка яңа костюмнарын күрсәтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Балтачның Иске Көшкәт авылы удмуртлары Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиевка яңа милли костюмнарын күрсәттеләр. Мәдәният йортында «Чибори» фольклор коллективы яңа костюмнардан чыгыш ясады.

«Республика программасы буенча мәдәният йорты салдылар. 2017 елга кадәр иске агач бинада эшләдек. Бернинди уңайлыклары да юк иде», — дип әйтте Мәдәният йорты мөдире, фольклор коллектив җитәкчесе Светлана Щербакова.

Алар «Иң яхшы мәдәният учреждениесе» номинациясендә 2019 елда 500 мең сум грант отканнар. «Пандемия аркасында костюмнар әле быел гына килеп иреште. 12 хатын-кыз һәм 8 ир-ат костюмы тектердек», — дип әйтте Светлана Щербакова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мәдәният йорты каршында олылар һәм балалар өчен түгәрәкләр эшли. «Үз традицияләребезне саклыйбыз, балаларны да шуңа өйрәтәбез», — диде. Удмуртиянең Мәдәният министрлыгы белән дә тыгыз элемтәдә булуларын әйтте. «Костюмнарны анда тектердек. Татарстанда теккәндә, орнаментлар татарча килеп чыга иде», — диде.

Васил Шәйхразиев та бу фикер белән килеште. «Әгәр Удмуртиядә татар костюмнары тектерсәк, анда удмурт акценты булачак, монда сезгә тектерсәң дә, барыбер Татарстан акценты булачак, шуңа күрә костюмнарны туган якта тектерергә кирәк», — дип белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100