Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан язучысы Булат Ханов Россия-Италия әдәби премиясенең финалисты булды
Премия лауреатының исеме 19 июнь көнне Казанда игълан ителәчәк.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Рус телендә иҗат итүче Казан язучысы Булат Ханов икенче ел рәттән «Радуга» Россия-Италия әдәби премиясе финалына үтә. Дәрәҗәле премия финалистлары исемлеге Горький исемендәге әдәбият институтының рәсми сайтына урнаштырылган.
- Премиянең максаты — Россиянең һәм Италиянең яшь язучыларына һәм тәрҗемәчеләренә ярдәм итү, яңа исемнәр ачу, ике ил арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту.
- Конкурста 18-25 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр катнаша ала. «Яшь язучы» номинациясендә премия күләме — 5000 евро, «Яшь тәрҗемәче» номинациясендә — 2500 евро.
Быел конкурс җиңүчесенең исеме 19 июнь көнне Казанда игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз