420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Камал театры сайтыннан «Зәңгәр шәл» спектаклен карарга мөмкин. Театр спектакленең видеоязмасын сайтына урнаштырган.
Бу — 4 октябрьдә 114нче сезон ачылуның онлайн-трансляциясе. «Безнең видеоязма сезнең күңелегезне күтәрер һәм якын киләчәктә сезнең белән күрешербез дип ышанабыз!» — дип яза театр.
Хәзерге вакытта театр тамашачыларын яраткан спектакльләре өчен тавыш бирергә чакыра. Тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып театр үзенең онлайн-трансляция репертуарын төзиячәк. 6 апрельдә Камал театры сайтында спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтү сезоны башлана.