news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан театрларының тегү цехлары хезмәткәрләр өчен марлядан битлекләр тегә

Бинага керү юлында тамашачыларның температурасын үлчиләр, биналарны даими дезинфекциялиләр.

Башкортстан театрларының тегү цехлары хезмәткәрләр өчен марлядан битлекләр тегә
bashinform.ru

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Башкортстанда кайбер театр һәм мәдәният сарайларының тегү цехлары марля бәйләвечләр тегү эшенә кереште. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Даруханәләрдә битлекләр җитмәү сәбәпле, учреждение җитәкчелеге цех хезмәткәрләренә коронавирус эпидемиясе чорында үз персоналларын битлекләр белән тәэмин итәргә кушты.

Моннан тыш, бинага кергәндә тамашачыларның температурасын үлчиләр, биналарны даими дезинфекциялиләр.

Узган атнада спектакль һәм концертларда тамашачылар саны 200 кешедән артмаган. Берничә театр спектакльләрне тамашачылар катнашыннан башка онлайн-трансляцияләүгә күчте.


news_right_1
news_right_2
news_bot